Чират бәрәңгегә җитте
Район хуҗалыкларында соңгы культураларның берсе – бәрәңге алу бара. “Икенче икмәк” быел “Шытсу” предприятиесендә, “Саба” җәмгыятенең Сатыш, Тимершык бригадаларында 200 гектарда үстерелде. Әлеге мәйданнарның 50 гектарыннан бәрәңге җыйнап алынды, уңыш чыгышы уртача 200әр центнер тәшкил итә. Өченче көн яуган яңгырлардан соң кичә техника кырга чыга алмаса да, ындыр табакларында эш тукталмады.